20 нче март көнне Сарман гимназиясендә, язгы каникуллар алдыннан, 5 нче сыйныф укучылары өчен МЧС ның 4 нче каравыл бүлекчәсе командиры Ситдыйков В.М. юка бозда коткару дәресе үткәрде. Укучылар боз астына киткән кешене коткару турында фильм карадылар, берничә коткару ысулларын өйрәнделәр.