21 нче март көнне Ә. Залаков исемендәге ял паркында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Яз бәйрәмен сарманлылар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Әлеге традицион бәйрәм күңелле уеннар һәм җырлар белән район һәм авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче ансамбльләр катнашында узды.