2021 елның 21 мартында "Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган волейбол буенча ачык турнир узды. Әлеге турнирда Җәлил бистәсеннән 2 команда һәм Бөгелмә шәһәреннән бер команда катнашты. Турнир әйләнеш системасы буенча узды. Уеннар нәтиҗәсендә ике команда да 3:0 исәбе белән җиңеп, Бөгелмә шәһәре командасы турнир чемпионнары булдылар. Икенче урында Җәлил бистәсенең 1 нче командасы һәм өченче урында Җәлил бистәсенең 2 нче командасы. Балалар матур уен күрсәттеләр, без аларны чын күңелдән котлыйбыз