"Кызыл калфак" бакчасында "Карга боткасы" бәйрәме узды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

"Карга боткасы " - язны каршылауга багышланган традицион татар бәйрәме. Ул язгы чорда үткәрелә һәм кошлар кайтуга багышлана. Безнең бакчабызда, гадәттәгечә, ел саен бу бәйрәм үткәрелә. Балаларга борынгы татар гореф-гадәтләре турында тыңларга, халык уеннары уйнарга, җырларга, биергә һәм традицион рәвештә тәмле ботка ашарга бик ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International