2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда купсанлы конкурслар үткәрелә. Безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары да бу конкурсларда актив катнашалар. Педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары катнашында “Милли калорит” районкүләм иҗади конкурсы үткәрелә. Мәктәбебезнең өстәмә белем бирү педагогы Шәфигуллина Гөлчәчәк Фирдәвис кызы мордва милли баш киеме тегеп бу муниципаль конкурста каташты. Аңа уңышлар телибез.