Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин эш графигы нигезендә гражданнарны шәхсән кабул итте.
Үз сораулары белән 4 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре суүткәргечләрне алыштыру, инвалид балага (шикәр авыруы) бушлай медицина әйберләре бирү, шулай ук туган авыл турында китап бастыру өчен өстәмә финанслау мәсьәләләренә кагылышлы иде.
Кабул итү барышында Равил Хөснуллин район халкыннан килгән һәр мәсьәләне җентекләп өйрәнде һәм аларның чишелешләренең эзлеклелеген аңлатты. Барлык гражданнарга да тиешле ярдәм күрсәтелде. Кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүне депутат шәхси контрольгә алды.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм хәтта көнкүреш проблемаларына оператив рәвештә җавап бирү мөмкинлеге бирә.
Гражданнарны кабул итүдә партиянең муниципаль район Советындагы депутат фракциясе җитәкчесе Гүзәл Гәрәева, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм партиянең башкарма секретаре Гөлшат Салихова катнашты.