2021 нче елның 30 нчы мартында мәгариф бүлегенең киңәшмәләр залында Сарман муниципаль районында «Кибердружина» берләшмәсенең утырышы булды. Утырыш эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин, полиция начальнигы Рамил Халиков катнашты.
Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча терроризмга каршы комиссия секретаре Гөлнара Әлмөхәммәтова чыгыш ясады. "Деструктив төркемнәрдә әбүнәчеләрне ачыклау эше турында" гы икенче мәсьәлә белән «Кибердружина» отряды җитәкчесе, «Форпост» яшьләр үзәге директоры Айгөл Гатауллина таныштырды. Өченче мәсьәлә буенча «Кибердружина» отрядының гомуми белем бирү учреждениеләре мисалында эшен оештыру турындагы мәсьәлә буенча Кибердружина отряды әгъзалары - Сарман гимназиясенең информатика укытучысы Маннур Садыйков һәм Җәлил 1 нче урта мәктәбенең информатика укытучысы Гөлнара Латыйфуллина чыгыш ясадылар.