Макулатура тапшыр – агачны коткар! ул барысына да билгеле чакыру. Сез кайчан да булса күпме "кирәкмәгән" кәгазь ташлыйбыз турында уйлаганыгыз бармы? Игътибар итегез, күпме кәгазьләрне без көн саен чүп чиләгенә ташлыйбыз: укыган газета-журналлар, почта тартмаларында күрсәтелә торган кәгазь спам, пакетлар һәм тышлыклар, азык-төлек, дарулардан төрелгән тартмалар һ.б. күп нәрсәләр. Бәхеткә, кәгазь-ул биотаркала торган материал. Ягъни, чүплеккә эләгеп, ул вакытлар узу белән эзсез юкка чыгачак һәм әйләнә-тирә мохиткә бернинди зыян китермәячәк. Менә инде ике ел дәвамында 4нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасында «Макулатура бир-агачны коткар!» акциясе уза. Балалар, ата-аналар, педагоглар, шулай ук бакчаның барлык персоналы иске китаплар, газеталар, журналлар һәм башка кәгазь тутырылган пакетлар алып килә. Акциядә катнашып, һәр бала табигатькә булышуда бер адым ясый.
Статистика буенча, уртача статистик гаилә чүп чиләгенә көнгә - ярты кәгазь, атнага - дүрт килограмм кәгазь, айга - 15,5 кг кәгазь, елга - 186 кг. әгәр макулатура сыйфатында җыелган 60 кг кәгазь бер агачны саклап калырга мөмкинлек бирә, димәк, бер гаилә кирәкле санда кәгазь җыярга һәм шул рәвешле өч агачны саклап калырга мөмкин. Ә безнең балалар бакчасының барлык гаиләләрен алсак?!
Акциядә катнашырга теләгән, әмма макулатура тапшыру мөмкинлеге булмаган бистәдә яшәүчеләр аны безгә алып килә алалар. Һәр кешенең экологик культура билгесе булып аерым кәгазь җыю гадәте торсын, шул рәвешле һәркем урманнарны саклауга өлеш кертә ала.