Мин дә янгын сүндерүче булам.

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Безнең  бакчабызда янгынга каршы хезмәт күрсәтү отрядының Зур Нөркәй авылын саклау буенча пост җитәкчесе  Миннуллин Рамиль Рәис улы булып китте. Ул үзенең кызыклы, аңлаешлы сөйләме белән балаларның игътибарын тиз яулады. Ул балаларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, янгын чыккан очракта өйдә үзләрен ничек тотарга, язгы чорда чүпләр яндырмаска, ут белән уйнамаска кирәклеген искәртте. Балалар презентация карап янгын чыкмасын өчен нишләргә кирәклеге, аннары янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан таныштылар. Алар үзләрен янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен киеп, коралларын тотып карап, үзләрен чын янгын сүндерүчеләр итеп хис иттеләр. Кызыксынуларына җавап табар өчен, сораулар да бик күп бирделәр балалар. Бу очрашу балалар өчен бик мавыктыргыч булып кына калмады, ә аларның һәрберсендә “янгын сүндерүче” булу теләге туды. Шушындый очрашуларга вакыт табып килгәне өчен Миннуллин Рамиль Рәис улына рәхмәтебезне белдерәбез һәм тагын көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International