Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отряды барлык мәктәп отрядлары арасында үткәрелгән конкурсның муниципаль этабында катнашты. Бәйге отряд эшчәнлеген яктырткан иҗади өлештән, проект эшен тапшыру һәм хәрби әзерлек этапларыннан торды. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп отряды призер булды.Укучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.