Юл хәрәкәтендә закон тыңлаучан катнашучыларны тәрбияләү, балаларның сукбайлыгын кисәтү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыру максатыннан ел саен "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы үткәрелә . 15 апрель көнне Сарман районы яшь отрядлары арасында ДАИ-ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгына багышланган конкурсның муниципаль этабы үткәрелде.Сарман гимназиясенең 4А сыйныфы укучысы Закиров Алмаз "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр" бәйгесендә шәхси беренчелектә 3 урынны яулады.