15.04.2021 Сарманда «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2021» юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары отрядларының республика конкурсының муниципаль этапы узды. Конкурста 17 мәктәптән икешәр кыз һәм малай ярышты. Алар өч төрле ярышта көч сынаштылар. «Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре», «Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре», «Автошәһәрчектә велосипед йөртү». Егетләр, «Автошәһәрчектә велосипед йөртү». Кызлар.
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе командасы ДАИ - ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгына багышланган «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2021» район ЮИД отрядларының команда беренчелегендә 1 урынны яулады. Шәхси беренчелек «велосипедны фигуралы йөртү " номинациясендә Мәзидуллин А. - 1 урын, Дәүләтбаева Э. - 1 урын, Сөләйманов А. - 3 урынга лаек булдылар. Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе Сарман районы данын бәйгенең Әлмәт шәһәрендә үтәчәк зона этабында яклаячак.