"Без-Тукай оныклары"

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

20 нче апрель көнне гимназиябездә "Без-Тукай оныклары" муниципаль шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең 1 нче этабы булып узды. Бәйгегә барлык сыйныф укучылары да ныклы әзерлек белән килгән иде. Иң яхшы һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр 22 нче апрель көнне узачак муниципаль турга жюри тарафыннан сайлап алынды. Укучыларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International