Азалак мәктәбе укучылары XII район “Җырлы балачак илендә” бәйгесендә катнашты.

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

     Нөркәй зонасында XII район “Җырлы балачак илендә” бәйгесе булып үтте. Әлеге конкурста безнең Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да матур итеп чыгыш ясап, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. “Шатлык” бию коллективы(уртанчылар төркеме)  рус халык биюе “Ниточка”,”Шатлык” бию коллективы(зурлар төркеме) керәшен халык биюе “Кичке уен” тәкъдим иттеләр.  Җыр, бию сәнгате  кешенең балачагыннан башлап  соңгы минутына кадәр аерылмас юлдашы. Сәнгатькә гашыйк укучыларыбыз булганда илебез, телебез яшәр, үсәр диеп ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International