Әлмәт шәһәрендә "кролист көне"

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

17.04.20021 елда Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча "кролист көне" дип аталган ачык Беренчелек үтте. Әлеге ярышларда "Батыр" спорт мәктәбе укучылары дүрт призлы урын яуладылар:

1. Галләмова Арина - 1 урын;

2. Фәттахова Айзилә-2 урын;

3. Кәбиров Илназ-3 урын;

4. Каюмова Румилә-3 урын.

Яшь йөзүчеләрне беренче җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга яңа һәм яңа үрләр яулауларын, ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын һәм һәр җиңү белән көчлерәк булуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International