Дөнья халыклары биюләре

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Петровка завод урта мәктәбендә 6 төрле милләт баласы белем ала, һәм бу милләт биюләре конкурс вакытында тәкъдим ителде. Төрле халыкларның җырлары һәм музыкасы яңгырады. Барлык сыйныфлар да конкурска матур номерлар әзерләделәр. Балалар оешмасы активистлары залны бизәделәр. 1-5 сыйныфлар арасында 1 урынны - 3 сыйныф, 6-8,10 сыйныф укучылары арасында  беренче урынны 8 сыйныф һәм 6 сыйныф укучылары алды. Конкурс балаларда төрле халыкларның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт формалаштыруга, халык бию традицияләрен саклау, дәвам итү һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International