Җир көне — яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәр кеше табигатькә игътибарлырак булырга тиеш. Җир көнен җирне сакларга әзер булган барлык илләр дә үткәрә. Ул әле дә яңа кешеләрне, яңа группаларны үз эченә алырга әзер. Җир көненең символы -Ак фонда яшел грек Θ хәрефе. Җир көненең флагы да бар. Флагтагы рәсем Җир көне һәм башка күптөрле табигатьне саклау чаралары белән бәйле.
Сыйныфларда экология темасына әңгәмәләр оештырылды, территорийны җыештыру буенча өмәләр дә дәвам итә.