Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Бу атнада мәктәбебездә традицион рәвештә экологик өмә үткәрелде. Өмәдә 5-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Һәр сыйныф эш отрядына әверелде. Өмәдә катнашучылар узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыйдылар, мәктәп тирәсен себерделәр.Өмә нәтиҗәле узды.