Хафизова Мөсфия Шәймөхәммәт кызына 90 яшь

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген Сарман авылында яшәүче Мөсфия Хафизовага 90 яшь тулды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Мортазина да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International