Иске Минзәләбаш мәктәбе "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылды

2021 елның 24 апреле, шимбә

Бөек җиңүгә 76 ел булу уңаеннан, “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә агачлар утыртыла.

Иске Минзәләбаш мәктәбе дә әлеге акциягә кушылды.

“Юнармия” хәрәкәтендә катнашучылар, укытучылар белән берлектә, нарат үсентеләре утырттылар.

Һәрбер укучы һәм укытучы үзенең хезмәте белән безгә тормыш бүләк иткән Ватанны саклаучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International