22 апрель көнне Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Сарман гимназия”сенең башлангыч класс укучылары өчен “Тукай иҗатына сәяхәт” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрделәр.Кичәдә Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштырылды.Аның әкиятләренә, шигырьләренә багышлап табышмаклар әйтелде.Соңыннан театральләштерелгән”Кәҗә белән сарык” әкияте күрсәтелде.Әкияттә Су анасы белән Шүрәле дә катнаштып, кичәне”Апрель белән бергә Тукай кайта” дип исемләнгән китап күргәзмәсе бизәде. Бәйрәм балалар белән бергәләшеп җырлап,халкыбызның гимнына әверелгән, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.