26 апрель көнне Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел.
Г.Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып тора. Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аңа сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 400дән артык шигырь, 9 поэма һәм 350 хикәя һәм истәлекләр язып калдыра.
Шул уңайдан Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрьне искә алу чарасы үткәрелде. Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар, әсәрләренә карата иллюстрацияләр ясадылар.