«Тукай-халык рухы»

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан Җәлил мәдәният сараенда безнең бистәнең мэктэп  укучылары өчен «Тукай – халык рухы» дип исемләнгән тематик чара узды.

Габдулла Тукай  Пушкин һәм Лермонтов шигырьләре белән мавыккан, балалар өчен бик күп әсәрләр язган. Бүген дә сәхнәдә Г.Тукай әсәрләреннән (Шүрәле, Су-анасы, Былтыр) әдәби геройлар катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, аннаен«Дуслык» вокаль ансамбле башкаруындагы шигырьләре, җырлары яңгырады, «Барслар» хореография студиясеннән балалар тамашачыларны «Татар биюе»белән сөендерделәр. Бу очрашу  Сирена Гайсина башкаруында «И туган тел» жыры белэн тэмамланды.

Чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әдәби мирасы, тарих һәм язмыш символы өчен горурлык хисләре һәм күңелле тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International