26 нчы апрель көнне бистәбезнең мәдәният йорты каршында татар халкының бөек шагыйре-Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан шигырь бәйрәме уздырылды. Бу бәйрәмдә гимназия укучылары да актив катнаштылар: шагыйрьнең шигырьләрен һәм Г. Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әкият геройлары булып чыгыш ясадылар. Су анасы, Шүрәле һәм Былтырның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.