"Тукай һәм музыка"

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә,татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 135 еллыгына багышланган “Тукай һәм музыка” дигән кичә үтте. Анда балалар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, аның гомер юлын күңелләрендә яңарттылар. Шулай ук олугъ җырчыбыз З. Сәхәбиева башкаруында,  Г.Тукай сүзләренә язылган җырларның истәлекле видеоязмаларын карадылар. Кичәне, авылдашыбыз, шагыйрә Айсылу Кәлимуллинаның,  Г.Тукайга багышланган иҗат җимеше белән тәмамладылар.

Тукай,син мәңге яшь

Тукай, Тукай... Илһам бирүчебез,
Шигырьләре аша, жыр аша.
Тукай гомере -мәңге өзелмэс жыр,
Күп гасырга барып тоташа.

Җир шарының барлык төбәгендә,
"Туган тел" не җырлый халкыбыз.
Тукай теле, әнкәм теле белән
Сугарылган илнең халкы без!

Биеклектән бөек Тукай карый,
Ул да көтә, гүя, бу язны.
Халкы искә ала, хөрмәт белэн,
Чәчәкләргә күмә Тукайны.

Тукай, Тукай... Фикер, теләкләре
Кабул булыр бары- күрерсез.
Аның җаны халкы белән яши,
Ул - мәңге яшь, Тукай- үлемсез


https://www.instagram.com/p/COLVzXBHXlT/?igshid=px9vrs21lw2n
https://www.instagram.com/tv/COLPE3qKIYy/?igshid=inqysmqplxwc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International