30 апрель көнне Сарман районында "Без дуслык белән бердәм!" дип исемләнгән кокурс үтте,анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
"Без дуслык белән бердәм!" фестиваль-конкурсының читтән торып сайлап алу этабында катнашучыларны бүләкләү һәм чыгышлар белән үткәрелде. Әлеге чара Сарман муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның милли традицияләрен саклау һәм үстерү, мәдәни бәйләнешләрен ныгыту, "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү"дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан оештырылды. Чарада безнең районның гомуми белем бирү оешмалары укытучылары һәм укучылары катнашты.