«Славе - не меркнуть! Традициям – жить!»

2021 елның 30 апреле, җомга

Җәлил поселок китапханәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район күләмендә узучы «Славе - не меркнуть! Традициям – жить!» бәйгесен оештырды. Бәйгедә Иске Минзәләбаш гомуми белем бирү мәктәбенең коррекцион сыйныф укучылары катнашты. Алар викторина сорауларына җавап бирделәр. Жюри, йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде, Җәлил бистәсе башлыгы Каримов Рафик Азгамович исеменнән дипломнар тапшырды. Укучылар игътибарына Җәлил бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре Сөләйманова Гәүһәр Набиулловна, Каримова Накыя Мортазовна катнашында төшерелгән видеороликлар, «76-летие Победы в Великой Отечественной войне» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International