30 апрельдә Әлмәт шәһәрендә яшь хәрәкәт инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының зона этабы узды. Конкурста район этапларында җиңгән командалар катнашты. 10 команда арасында Сарман районы данын Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе командасы яклады.
Катнашучылар шәхси һәм команда зачетларында көч сынашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кем яхшырак белә һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә, реаль юл шартлары булган “Автошәһәрдә” һәм күп санлы каршылыклы махсус җиһазландырылган мәйданчыкта велосипедчы күнекмәләрен күрсәтте.
“ДАИ-ЮХИДИ – 85” шигаре астында узучы, "Бергә - юл хәрәкәте иминлеге өчен!» иҗади конкурста укучылар отрядларның пропаганда-профилактика эшен тәкъдим иттеләр һәм ДАИ-ЮХИДИ хезмәтен якынлашып килүче юбилее белән котладылар. Иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең ЮИД отряды укучылары 3 нче урынны яуладылар.