6 майда Яңа микрорайонда, "ТАССРның 100 еллыгы" паркы янында чыршы утыртылды.
Агачлар утырту Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган иде. Акциядә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җитәкче урынбасары Индира Сәхипова, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнегулов, "Бердәм Россия" партиясенең башкарма секретаре Гөлшат Салихова,экологик отряд,яшьармиячеләр һәм район ветераннары катнашты.