30 нчы апрель көнне Җәлил гимназиясе яшь армиячеләре Яшь армиячеләр хәрәкәтен үстерү эшендә актив катнашканнары өчен медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Уңышлар телибез! Исегезгә төшерәбез, «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте 2016 нчы елда Россия Оборона министрлыгы инициативасы буенча оештырылган иде. Хәзер аның сафларында 500 меңнән артык катнашучы исәпләнә. Хәрәкәтнең төп бурычы булып үсеп килүче буынны патриотизм, тарихка хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт принципларында тәрбияләү тора.