Сезне милләтебезнең йөзек кашы, бәйрәмнәрнең бәйрәме – Сабантуй белән тәбрик итәм!
Ерак гасырларда яралган затлы милли бәйрәмебезне, заманалар ничек кенә үзгәрсә дә, зур түземсезлек белән көтәбез. Бөтендөнья казанышына әверелгән Сабантуебызны яңадан бергә җыелып, гөрләтеп үткәрә алуыбызга аеруча шатбыз.
Сабантуе төрле буын, милләт, дин вәкилләрен берләштерә, татулыкны һәм бердәмлекне ныгытуга хезмәт итә. Бу мәңге яшь һәм күңелле бәйрәм авыл кешесенең хезмәтен данлый, шуңа күрә без фидакарь хезмәтләре белән өстәлләребездәге муллыкны тәэмин иткән авыл хезмәтчәннәрен, районыбызның һәр өлкәдә уңышлы үсешенә өлеш керткән барлык сарманлыларны хөрмәтлибез.
Кадерле райондашлар! Халкыбызның бердәмлек билгесе булган Сабантуе барыбызга да көч-куәт, киләчәккә ышаныч өстәсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр, уңышлар телим!
Бәйрәм белән!