Дүсем авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Арсланова Зөлфия Хәким кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Юбилярга район финанс- бюджет палатасы рәисе Зиятдинова Ләйсән Шаймагсумовна Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин, ветераннар Советы рәисе Гөлмира Ситдикова котлап, юбилярга сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.