Кызыл Бакча авылында "Мэдэни Моhит"

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

«Мәдәни мохит» проекты кысаларында, Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге территориясендә, торак йортлар тирэсендэ бәйрәм кичәләре үткәрү традициягә әйләнде. Мондый очрашулар Габдрахман авылында, шәхси секторда булып узган иде. Хәзер дә, шундый ук очрашу, 24.07.2021 конне Кызыл Бакча авылында үтте. Концерт программасын Җәлил гимназиясе директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы оештырды. Очрашу җылы, дустанә атмосферада узды. Программада төрле халыкларның җырлары, биюләре, шигырьләр яңгырады. Алып баручы бөтен әйләнә - тирәне энергия белән тулыландырды: авыл халкы җанлы итеп җырлады һәм биеде. Барысы да югары дәрәҗәдә иде.

   Авыл халкы һәм кунаклар бэйрэм кичэсеннэн бик канәгать калдылар: алар «Татнефть» ГАҖ һәм «Татнефть» хәйрия фондына «Мәдәни мохит» чарасын оештырганнары өчен бик рәхмәтле иделэр .

                                                                                                        Жэлил поселогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International