Зәкия апа 95 яшен тутырды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Сарман авылында яшәүче Гыйльметдинова Миңнезәкия Галимулла кызына бүген 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, балалары, оныклары да Зәкия апага сихәт гомер, кадер-хөрмәттә, муллыкта яшәвен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International