Бүген районыбызда 🚗машина йөртүче гүзәл затларыбызның осталыгын тикшерә торган бәйге - "Автоледи-2021" үтте.
Әлеге конкурс ике өлештән торды. Беренче өлештә катнашучылар ДОСААФта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча сынау үттеләр, аннан соң машина йөртү осталыгын күрсәттеләр.
Автоледи-2021» исеменә лаек булу өчен 5 катнашучы көч сынашты: Абдуллина Лилия, Андриянова Эльвира, Салахова Фирузә, Мусина Румилә, Илаева Динара.
Кемдер теоретик өлешне яхшы белсә, икенче берәүләр машинада йөрү осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Тик шулай да җиңүче үзен беренче секундлардан ук күрсәтеп куярга өлгерде.
🥇- Мусина Румилә
🥈 - Илаева Динара
🥉- Андриянова Эльвира
Котлыйбыз! Юлларда имин йөрергә язсын!