Жэлил поселогында "Мэдэни моhит"

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Очраштык без бүген моң аша

   Рәхәтләндерделәр быел җәй көне халыкны. “Татнефть” ГАҖ , “Татнефть” хәйрия ярдәм фонды тарафыннан атна саен икешәр көн “шәһәрнең мәдәни мөхите” проекты кысаларында, урамда, ачык һавада, бернинди билетлар сатмыйча концертлар, төрле тамашалар күрсәтеп халыкның күңелен күрәләр. Пандемия аркасында елдан артык өендә яткан кешегә бу олы бәйрәм инде. Ул балалар рәхәтләнәләр! Алар өчен Җәлил сәнгать мәктәбе укытучылары “мастер класс “ үткәреп, балаларга сәнгатькә юл күрсәтәләр, таланты бикләнеп яткан бала күңелендә очкын кабызалар. Шул очкыннан ялкын кабынып китсә дә гаҗәп түгел.

   Шимбэ 31 июль. Тагын бәйрәм. Үзебезнең, нефтьчеләребез арасыннан чыккан, эше белән сәхнәне бергә үреп бара алган Рәйлә Маннанова сәхнәдәш дуслары белән Җәлил халкына җырларын, сөйкемле елмаюын бүләк итәргә килгән. Сокланып тыңладык. Сокланмаслыкмыни! 6 оныкка кадерле әби! Шушы яшенә җитеп моңын да, сөйкемле елмаюын да, сылулыгын да, әдәплелеген дә саклый алган артистлар да сирәк әле. Ә Рәйләдә барысы да бар. Ул безгә үзенең һәм безнең яраткан “Исәнмесез дуслар , саумысез”, “Картаелган инде диясең”, “Туган як”, “Син минем сагышларым”, “Элмәлек”, “Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран” һәм башка бик күп җырларын бүләк итте. Үзенең сәхнәдәш баянчысы, остазы Мөхтәр абыйсына багышлап та икесенең репертуарыннан җырлар башкарды.

   Талантлы кешенең дуслары да үзе кебек була шул инде. Бездә сирәк кунак була торган, “Мин яратам сине Татарстан” җыры өчен генә булса да яратырлык, Тукай премиясе лауреаты Роберт Андреев, күп җырлар авторы, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” Зиннур Сафиуллин, Рәйләнең гаилә дусты Зилә Саримова, Мөслимнән яшь талантлы егет Илсур Кирамов, үзебезнең Җәлил “йолдызчыгы” Айсылу Хәбибуллиналар кич буе берсен- берсе алыштырып безнең күңелне күрделәр.

   Роберт Андреев бүген яңа табадан төшкән “Синең барлыгыңны тоеп яшәү үзе бер бәхет” дигән моңсу җырын алып килгән әле. Яратып тыңладык аның бу җырын да, башкаларын да. Ә Зиннур Сафиуллин Рәйләнең моңнарыа таң калып, оеп утырган халыкны уятты, андагы “задор” искитмәле. Үзенең янгын сүндерү вакытында тәрбияләнгән җитезлеген һич кенә дә югалтмаган. Чын егетләрчә, чәчрәп чыгып биеде дә, җырлады да. Энергиясе ташып торган бу егеткә уңышлар теләп, рәхәтләнеп кул чаптык. Рәйләнең дусты Зилә Саримованың авылча итеп халык көйләрен башкаруы, онытылып бара торган җырларны яңартуы, күңелгә бигрәк хуш килде. Бар бит безнең халыкның күңелләрне айкап, җаннарны тетрәндерә торган җырлары. “Тал әйләнә , тал әйләнә, талга ефәк бәйләнә”. Ничек матур әйтелгән! Халкымның күңел түреннән чыккан сүзләрен матур итеп безгә ирештердең, рәхмәт сиңа, Зилә, Нәдер кызы! Яшь, талантлы Мөслим егете дә бик ошады. Яшьләрнең яшьләрчә инде. Бик күп конкурсларда җиңүче булган егет матур тавышы белән кинәндерде. Ә үзебезнең яшь сандугачыбыз, Аллаһы теләсә безнең киләчәктә сәхнә йолдызы булачак кызыбыз, Айсылу Хәбибуллина үзе генә ни тора. Иңнәренә ике толымын үреп салган, моңлы тавышлы, халыкның үзенең күңеленнән чыккан сүзләрне “кемне сагынасың, дип сорамагыз, күк күгәрченемне сагынам” дип җырлап, күңелләребезне тетрәндерде һәм сөендерде. Талантлы кызларыбыз үсә, моңыбыз да, җырларыбыз да сакланыр, Инша Аллаһ.

Тамашачылар исеменнән Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International