Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, эшче төркем белән берлектә Сарман районындагы авыл хуҗалыгы оешмаларында эш алып бара. Эш сәфәре барышында район ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышты,шулай ук Юлтимер сөт товар комплексында булды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.