Музей яңалыклары

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее  “Шәфкать " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән актив хезмәттәшлек итә. Ял итүчеләрнең чираттагы төркеме безнең район музеенда 3 августта булды, алар өчен музей хезмәткәрләре экскурсия үткәрделәр. Кунаклар районыбызның үсеш тарихын кызыксынып тыңладылар, чын экспонатларга сокландылар, «Борынгы дөнья» күргәзмә-экспозициясе белән таныштылар. Музей диварларында Татарстан  Республикасында туган телләр һәм  халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар һәм экскурсияләр даими үткәрелә.

#музейсарманово
#вынашагордостьягоржусь
#годродныхязыковинародногоединства

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International