Уртанчы төркем балалары белән "Без физкультура белән тату! " дип исемләнгән чара үткәрелде. Яшь спортчыларга төрле эстафеталарда катнашу һәм җитезлек, тизлек, чыдамлык күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара дустанә узды, барысы да күңелле һәм күтәренке иде. Балалар бик теләп спорт ярышларында катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.