Кичә, 12 август көнне, Сарманның үзәк ял паркында якташыбыз, җирле шагыйрә Айсылу Кәлимуллинаның иҗаты буенча шигъри терапия узды. Анда шигъри җанлы райондашлар һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән әдәбият сөючеләр килгән иде. Ул көнне паркта Айсылу ханымның матур һәм тирән мәгънәле, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек шигырьләре яңгырады. Ә юмор белән тулы иҗат җимешләре тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде. Яраткан җырчыбыз Әдибә Хакованың моңлы җырлары кичәне тагын да бизәп җибәрде. И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгат ь мәктәбе хезмәткәре Мөнир Гадиевның баян моңнарына кичәгә килгән һәркем кушылып җырлады. Бәйрәм булгач, әлбәттә, дәртле биюләр дә, кызыклы уеннар да, бүләкләр дә булды. Ә иң зур бүләк, мөгаен, Айсылу Кәлимуллинаның “Җырлы йорт җылысы” дип исемләнгән тәүге китабы булгандыр. Ул аны шигырь бәйрәменә килгән тамашачыларга бүләк итеп өләште. Җәйге матур кичтә ачык һавада үткән әлеге очрашу чын мәгънәсендә җылы һәм истә калырлык булды.