Безнең тормышка ашкынып керүче яңа технологияләр иң мөһим сыйфатларның берсенә ия: алар барлык өлкәләрдә дә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра. Шуңа бәйле рәвештә, федераль һәм республика дәрәҗәләрендә тулаем икътисадны цифрлаштыруга, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә зур игътибар бирелә. Торак - коммуналь хуҗалык-заманча карарларны гамәлгә ашыру өчен иң киңлекле өлкәләрнең берсе.