Безнен ишегалды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

2020 елда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча  "Наш двор" масштаблы Республика программасы старт алды. Ишегалдында күршеләр белән очрашырга, танышырга һәм дуслашырга мөмкин.

   7 сентябрь көнне Җәлил поселогы китапханәсе хезмәткәрләре һәм "Батыр" спорт - сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре Лесная урамы, 21 нче йорт, Җәлил урамы, 1 нче йорт, 3 нче йорт ишегалдында "Ишегалды Сабантуе" дип исемлэнгэн бәйрәм үткәрделәр.

   Балаларга һәм ата-аналарга  викториналар hэм спорт ярышлары  бик күп уңай эмоцияләр,     елмаюлар бүләк иттеләр.

    Ишегалды уеннары – ул күңел ачу гына түгел, укыту да. Бу уеннарда балалар аралашырга, командалар төзи белергә өйрәнә.

                                                                                                     Жэлил поселогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International