"Габиди укулары"

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Сарман үзәк китапханәсенең хезмәткәрләре Анвар Залаков исемендәге паркта "Габиди укулары" дип аталган шигърият сәгатен үткәрде. Бирегә укучылар, укытучылар, шигърият сөючеләр җыелды. Кичә Азамат Исламов башкаруында "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән башланып китте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Тухватуллин исемендәге премия иясе, фронтовик-шагыйрь, якташыбыз Әзһәр Габидинең юбилее якынлашкан көннәрдә аның иҗатын барлап, искә алдылар. Алып баручы Разинә Гарифуллина башкаруында "Туган ягым әле онытмас" исемле шигырь яңгырады. Кунакларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. Балаларда бик матур итеп Әзһәр Габидиның  шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмдә Гөлнур Мадьярова, Әнҗе Шаехова күңелле чыгышлар ясадылар. Укучылар өчен төрле уен-шарадалар да кызык һәм мавыктыргыч итеп тоелды, һәрберсе бик теләп катнашты. Соңыннан балаларга татлы күчтәнәчләр дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International