Җәлил спортчыларының ТРның Дзюдо буенча беренчелегендә катнашуы

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

3-5 сентябрьдә Казан шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Җәлил бистәсенең яшь дзюдочылары бу ярышта уңышлы чыгыш ясады. Ике тәрбияләнүче призёр булды. Гыйниятуллин Гадел 2 урынны яулады. Зарифуллина Алия беренче тапкыр шундый зур ярышта катнашып, бронза медальгә лаек булды. Егетләрне һәм аларның тренерларын Шәрипов Р.Р. һәм Щербаковны В.А. шушы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International