Бүген, 10 сентябрь көнне, «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе «2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үтте. Ул Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Анда Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фалих Әкрәм улы Мостафин, Сарман үзәк китапханә, музей һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашты.