Музей яңалыклары

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

«Шәфкать» үзәгендә ял итүчеләр инде күптән безнең даими кунакларыбызга әйләнделәр. Һәрвакыт күтәренке кәефтә, балкып, елмаеп килеп керәләр һәм бер кочак көлү, шаяру бүләк итеп калдыралар. Инде өлкән яшькә җитеп, шәхсән безнең төбәк белән бәйләнешләре булмаса да, алар барыбер яңалыкка, ачышларга омтылалар һәм районыбыз тарихының кызыклы, мөһим вакыйгаларын, йөз еллар дәвамында якты эзләре сакланып килгән шәхесләрен исләрендә калдырырга тырышалар.    

Райондашыбыз, Советлар Союзы герое - Казаков Александр Афанасьевичның сугыш кырыннан исән – имин кайтып, гомере юл хәләкәтендә өзелгәнен ишеткәч алар: “Ах, әрәмнәр булган”,- дип куйдылар, үзгәртеп булмаслык кызганыч югалтуга ничә еллар үтсә дә, кунакларыбыз күңелендә аяныч язмыш белән килешәсе килмәү сизелде. 

Шунысы куандыра: “Зинхар, безгә татарча сөйләгез әле, шәхәрдә бик сирәк ишетәбез”,- дип әйтәләр. Әйе шул, кешене туган теле гомере буе сагындыра, бер рәхәтләнеп анаң телендә сөйләшү җан сусавын, бәллүр чишмәләрдән аккан шифалы сулардай бер мизгелдә юып ала. Туган тел бит ул-балачак, әниләрнең назлы бишек җырлары, мәңге кабатланмас, ләкин кеше гомеренең иң кадерле һәм якты хәтирәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International