18 ноябрь көнне Сарман гимназиясенең Хәниф Хәйруллин исемендәге музейда 5 сыйныф укучылары өчен “Җыр яраткан, батыр хезмәт сөйгән уллары Сарманның” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.Ул фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, якташыбыз Әзһәр Габиди һәм СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы ,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллиннарның иҗатына багышланды.Аларның тормыш юлы, иҗатлары белән таныштырылды. Укучылар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр.Якташларыбызның китапларыннан,газета,журналлардан китап күргәзмәсе төзелеп укучыларга тәкъдим ителде.