"Мөселманнар изге урыннары" күргәзмәсен ачу

2021 елның 3 декабре, җомга

3 декабрь көнне «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» МББУнда «мөселманнар изге урыннары» күргәзмәсе ачылды. Әлеге иҗади проектның максаты-ислам белән тыгыз бәйләнгән татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни-этник кыйммәтләрен саклау һәм үстерү. Күргәзмәгә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мингазов Мөдәрис Мөхетдин улы, Чистай шәһәренең «Әнәс» мәчете Имам-хатыйбы Азизов Әбүбәкр Атоевич, Казан шәһәре рәссамнары, Зәйдән килгән кунаклар чакырылган иде. Күргәзмәне шулай ук Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Башкарма комитет җитәкчесе Галләмов Илшат фикс улы һәм «Җәлилнефть» идарәсе вәкиле дә карады. Чистай мөхтәсибәте һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге исеменнән Рәхмәт хатлары белән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы һәм «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» директоры Гыйльметдинова Гөлзирә Мухтар кызы бүләкләнделәр. Әлбәттә, бу күргәзмәнең роле бик мөһим, чөнки бу проект дин һәм сәнгатьне берләштерде. Шул уңайдан сәнгать мәктәбе күргәзмә оештыручыларга зур рәхмәт белдерде һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International