"Үз илемдә-үз телемдә" проектын гамәлгә ашыру.

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Әлбәттә, бүгенге көндә инде беребез дә өйләребездә туку станнары артында утырып күлмәклек тукыма тукымыйбыз. Керосин лампалары яктысында бишек, каз оялары, кәрҗиннәр дә үреп утыручыларны тапмассың.  Ә кайчандыр, тукучылык, үрү һәм башка күп кенә һөнәрләрдән башка көн -күрешне бөтенләй күз алдына да китереп булмаган. Бүгенге көндә исә без, барлык кирәк яракларыбызны барабыз да кибеттән генә сатып алабыз.

Шуңа күрә һөнәрчелекнең күп кенә тармаклары заманалар алга барган саен онытылып бара. Дөрес, яңача, заманча тормышыбызда аларның әһәмияте бөтенләй юк диярлек. Ләкин үсеп килүче буынны тәрбияләүдә алар бүгенге көндә бик актуаль юнәлеш булып торалар. Чөнки балалар үз куллары белән орчык тотып йон җегерләп, туку станында эшләп карасалар, үрү һөнәрчелегенең серләренә төшенсәләр, алар һичшиксез тирә-юньгә карата сак карарга, булганының кадәрен белергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә  яшь буынны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру музей эшчәнлегенең бурычы булып тора.

«Үз илемдә –үз телемдә»  проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче, “Талчыбык серләре” дип исемләнгән интерактив шөгыльнең дә өстенлекле бурычы- укучыларны милли кыйммәтләр белән таныштыру.  Чираттагы очрашу Петровка заводы утра гомуми белем  бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Әйтергә кирәк, кәгазьдән үрү дә бер дә җиңел бирелми, ә бит борынгылар махсус рәвештә, сайлап-сайлап кына тал чыбыклар әзерли торган булганнар. Балалар бик яратып, күңел биреп эшләделәр, әлбәттә, балаларның һәр эшнең рәтен белергә, һәр һөнәрнең серенә төшенергә һәм барсының да куелган максатка җитди карашлары булу сөендермәскә мөмкин түгел. Очрашудан бары тик якты, җылы хисләр генә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International