Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеслав кызы һәм ветераннар Советы Нургалиева Галия Фоат кызы Зәүдәт Карам улы һәм Миңнестма Әхмәдиш кызы Нуртдиновларны 60 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Нуртдиновлар гаиләсе бик тату. Җәүдәт Кәрам улы һәм Миңнеастма Әхмәдиш кызы йортында һәр ял көнендә балалары һәм оныклары кунакта. Гаилә парына истәлекле бүләк тапшырганда Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеслав кызы һәм ветераннар Советы Нургалиева Галия Фоат кызы аларга озын гомер теләделәр, бер-берләренә мәхәббәт һәм тугрылык саклап калулары өчен рәхмәт белдерделәр. Мондый парлар яшь парлар өчен үрнәк булып торалар.